1. Ученикам
  2. Новости
  3. “Бик олы клумба!”

“Бик олы клумба!”

Август 20, 2020 Просмотров: 72

Оҗмах бакчасы шундый буладыр! 

    Искиткеч күренеш булган бу хозур бакчада безне Чакмагыш районының үзәгендәге 1 санлы мәктәбе директоры, шул чәчәкләр патшалыгы җитәкчесе Алмаз Рамил улы Бикмөхәммәтов: “Чәчәкләрне үзебез чәчеп үстерәбез. Бездә ел да матур, быел аеруча”, – дип каршы алды. 

          БР Башлыгы хакимиятенең җитәкчесе А.Сидякин Чакмагышта ял паркын ачканда бу хозурлыкка сокланып: “Это огромная клумба!” дигән (1 санлы мәктәп гаилә паркы белән янәшә урнашкан).

      “Чәчәкләрне үзебез чәчеп үстерәбез. Бездә ел да матур, быел аеруча. Иртә яздан көзге кырауларга кадәр дөньябыз балкып тора. Бакчаны бөтен укытучылар бердәм тәрбияләп үстердек.

   Мәктәпнең биология укытучысы Эльза Рагин кызы Рәшитова күп көч салды, проектны ул тәкъдим итте. Утырып эскизын төзедек. Аннары эшкә тотындык. Чәчәк түтәлләре курай формасында утыртылган.

     Мәктәптә 745 бала белем ала. Укыту бер сменада алып барыла. Мөгаллимнәребез бар да урынында. Коллективта 53 укытучы, 5 – пешекче, 2 – машина йөртүче, 10 техник персонал эшли.

       Мәктәп яңа уку елына әзер, балалар 1 сентябрьгә килер, дип көтәбез. Бөтен дезинфекция чаралары җитәрлек. Беренчегә 72 бала килә, тышта гына линейка уздырырбыз дип торабыз. Коты филиалына 7 бала 1 сыйныфка килә.

     Алмаз Рамил улы үзе дә шушы мәктәпне тәмамлап, Бөре педагогия институтында тарих белгечлеге буенча диплом алган мөгаллим. Чакмагышның көчле белем учакларының берсе булган 1 санлы мәктәп белән җитәкчелек итә башлавына иртәгә 3 ел тула. Котлыйбыз! Озак һәм нәтиҗәле педагогик эшчәнлек еллары телибез без аңа һәм бөтен шушы тырыш коллективка.

         2018 дә – “Елның иң яхшы мәктәбе” дәрәҗәсенә ирештек. “Сәламәт рейтинг” проектында катнашабыз. Каникулда баскетболга, ФОКка, атнасына бер Чакмагыш-аренага йөрибез.  “Үсеш ноктасы” эшли. Техник база яңарды, виртуаль чынбарлык күзлекләре дә бар, кабинетлар яхшы җиһазландырылган.

          11 нче сыйныфны 32 бала тәмамлады, 7-се – уку алдынгысы. БДИ нәтиҗәләре начар дип әйтә алмыйм. Химиядән 92 балл җыючылар да бар.

          Укытучыларның уртача яше – 37. Күбрәге хатын-кызлар инде. Биш-алты гына ир-егет. Зур коллективны җитәкләп алып китү катлаулы булыр дип уйлаган идем, коллектив мине кабул итте, бердәмбез. Ул татулык булмаса, мондый матурлык та булмас иде, – ди мәктәп директоры.

       Чынлап, мондый бакчаларны Петроградтагы патша сарайларында да күрмәдем. Элекке Һинд киноларында гына бу кадәр чагу бизәкләр булыр иде. Шуңа күрә, юлыгыз төшсә, шул гүзәл чәчәкләр патшалыгын күреп китегез. Мондагы нурлардан язмыш кырауларыннан өшеп барган күңел гөлләрегез дә яңарырлык.